news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каһирәдә Россия мөселманнары өчен квалификация күтәрү курслары ачылды

Чара Россия белән Мисыр арасында Гуманитар хезмәттәшлек елында уза.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Мисырның Каһирә шәһәрендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзалары өчен квалификация күтәрү курслары рәсми рәвештә ачылды.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, курслар декабрь аенда РФ Диния нәзарәте, дөнья илләрендәге фәтвалар буенча идарәләрнең һәм ведомстволарның Генераль секретариаты һәм Мисырның фәтвалар буенча идарәсе арасында имзаланган меморандум кысаларында оештырылган.

Яклар әлеге вакыйгага зур игътибар бирә, чөнки чара Россия белән Мисыр арасында Гуманитар хезмәттәшлек елында уза, диелә хәбәрдә.

Әлеге курс Россия һәм Мисыр арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашуның яңа этабы булырга тиеш. Курс шура әгъзаларының фәтвалар чыгару өлкәсендәге һөнәри компетенциясен арттыру, экстремизм һәм терроризм идеяләренә каршы тору мәсьәләләренә кагылышлы мәсьәләләрдә фәнни белемнәрне яңарту максатыннан оештырыла. Укыту программасын шураның егермегә якын әгъзасы узачак,.

2-3 августта Россия делегациясе «Цифрлы чор фәтва институтлары» халыкара конференциясендә катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100