news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы «Әр-Рәхим» мәчете ачылышында беренче азанны Элвин Грей әйтәчәк

Бу традицион исламга лаеклы бүләк һәм республикабызның яңа истәлекле урыны булачак, дип яза Радик Юльякшин социаль челтәрләрдә.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Башкортстанда «Әр-Рәхим» мәчете ачылган көнне беренче азан Элвин Грей (Радик Юльякшин) тавышы белән яңгыраячак. Бу хакта артист үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

Ул шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булуы турында сөйләде.

«Ризван Даниял улы Согуд Гәрабстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре фондлары, шулай ук Россия меценатлары белән төзелешкә финанс ярдәме күрсәтүдә сөйләшүләр алып баруын әйтте. Бу традицион исламга лаеклы бүләк һәм республикабызның яңа истәлекле урыны булачак. Мәчет ачылган көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен бу зур дәрәҗә!», — дип язган Элвин Грей.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100