Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районының Cәвәләй авылында чиркәү төзелә башлады
Яңа чиркәү Троица исемен йөртәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Зәй районы Сәвәләй авылында чиркәү төзелеше эшләре башланган. Чиркәү Троица исемен йөртәчәк. Бу турыда Сәвәләй авылы халкы сүзләренә сылтама белән «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.
7 январь көнне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Сәвәләйдә чиркәү өчен хәйрия концерты куйган иде. Ә 9 февраль көнне чиркәү төзелеше буенча авыл җыелышы булган. Май аенда инде чиркәүнең нигезен салганнар.
Төзелеш эшләрен Виталий Агапов җитәкли. Ул Ватсапта авыл кешеләре өчен «Сәвәләй Троица чиркәве» дигән группа ачкан. Шунда Виталий Васильевич башкарылачак һәм башкарылган эшләр турында хәбәр итә, акчалата ярдәм иткән кешеләр турында яза. Чиркәүне артист үзе генә түгел, авыл халкы белән берлектә күтәрә.
«Бу эштән беркем дә читтә калмады. Һәркем чиркәү төзелешенә үз өлешен кертә. Акчалата ярдәм итәләр, өмәләрдә дә актив катнашалар. Чиркәү авылыбыз халкын берләштерде», — ди алар.
Сәвәләй авылының элекке чиркәве дә Троица исемен йөрткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз