news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый

Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак.

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый
http://dumrt.ru/

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләр башлап җибәрә.

Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

«Аллаһы Тәгаләнең Коръән Рамазан аенда иңдерүе очраклы түгел. Бу безгә бирелгән мирас, без аны дөрес укырга, аның турында фикерләргә һәм аның белән яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең китабын һәркем дөрес укырга өйрәнә ала, иң мөһиме белем алу теләге булырга тиеш», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot