news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс хәзрәт Җиһаншин: Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны тәнкыйтьләмәгән

«Габдулла Тукай дин һәм милләтнең бергә булуын теләгән», — ди Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин: Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны тәнкыйтьләмәгән
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны, динне тәнкыйтьләмәгән, дип саный Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

«Кайчакта „Тукай муллаларны, динне тәнкыйтьләгән“, — диләр. Юк. Ул беркайчан да дингә, муллаларга каршы сүз әйтмәгән. Киресенчә, аның муллаларны яклавы күренә. Ул дин һәм милләтнең икесенең дә бергә булуын теләгән», — диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ильяс Җиһаншин сүзләренчә, элеккеге хәзрәтләр вәгазьләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен кулланган.

«Тукайны һәр татар яратырга тиеш. Чөнки „Мин кулыма китап алам“ дигән сүз — Аллаһының Коръәнен алам дигән сүз. Борынгы хәзрәтләребез Габдулла Тукай әсәрләреннән хәтта вәгазьләр сөйләгән. Бүгенге шәкертләребез дә шулай итәргә тиеш», — дип белдерде мәдрәсә җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100