news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусны булдырмый калу өчен Диния нәзарәте өстәмә чаралар турында хәбәр итә

Җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга диелгән хәбәрдә.

Коронавирусны булдырмый калу өчен Диния нәзарәте өстәмә чаралар турында хәбәр итә

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе таралу артуга бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартыннан 208 номерлы карары нигезендә, ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде:

- җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга;

- җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракларда, мәчет хезмәткәрләрен (имам, мөәзин, кизү торучы) җомга үткәрүне оештыру өчен санитар-эпидемиологик чаралар уздыруны мәҗбүр итәргә;

- җомга намазын үткәргәндә сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләрне генә кертергә;

- халыкка алдан хәбәр итү һәм төбәк казые рөхсәтен алу шарты белән, мәхәлләләргә җомга намазларын туктатып торуны рөхсәт итәргә;

- кабул ителгән тәкъдимнәр турында ТР Диния нәзарәтенең структурасына кергән мәчетләр һәм гыйбадәт бүлмәләренә мәгълүмат таратуны оештырырга.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100