news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта мөселман җәмгыятен оештырган Хәким Биктиевкә 95 яшь тула

Хәким Биктиев 1925 елның 27 мартында Мордовия Республикасының Ромоданов районы Алтар татар авылында туган.

Калининградта мөселман җәмгыятен оештырган Хәким Биктиевкә 95 яшь тула
http://dumrf.ru/

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 27 мартта Калининград мөселманнары җәмгыятенә нигез салган, Кенигсбергны штурмлауда катнашкан Хәким  Биктиевкә 95 яшь тула. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бу көннәрдә юбилярга котлау сүзләре Россиянең төрле почмакларыннан килә. Алар арасында Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинның изге теләкләре дә бар. «Кенигсберг штурмы геройларының берсе буларак, нәкъ менә сезгә бу җирләрдә мөселман җәмгыятенә нигез салучы булу, мөселманнарны әхлакый чисталык һәм Ватанга мәхәббәт кыйммәтләре тирәсендә берләштерү күздә тотылган», — диелә Россия мөселманнарының рухи лидеры котлавында.

«Хәким Биктиев, чыннан да, оптимист һәм миһербанлы, яшь буынга үрнәк булырлык аксакал. Хәрби бүләкләрдән тыш, аның хезмәте РФ мөселманнары Диния нәзарәте медале, I һәм II дәрәҗә „Әл-Фәхр“ орденнары, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — „Дуслык“ ордены белән бүләкләнгән. Хәким Биктиевкә РФ Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлар бүлеге җитәкчесе Әхмәд Макаров җитәкчелегендә иҗат төркеме төшергән документаль фильм („Боль войны“) багышланган», -диелгән нәзарәт сайты хәбәрендә.

Хәким Биктиев 1925 елның 27 мартында Мордовия Республикасының Ромоданов районы Алтар татар авылында туган.1943 елда армиягә алынган. 1944 елда Воткинск шәһәрендә снайпер укчылар хәрби училищесын тәмамлап, кече лейтенант исемен алган. Аннан 3нче Белоруссия фронты карамагына җибәрелә. Взвод командиры итеп билгеләнә, Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнаша. 1949 елда хәрби комиссариат линиясе буенча хәрби сәүдә системасына җибәрелгән. 18 ел «Кварц» сәгать берләшмәсе сату бүлеге башлыгы булып эшли. 1993 елда Калининград өлкәсендә мөселман оешмасын оештырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100