Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2019 елга динара чаралар планы әзерләнде
Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Динара советы утырышында катнашты.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәрендә Россия Динара советының чираттагы утырышында катнашты. Чара Россиянең традицион дин оешмалары башлыклары һәм вәкилләре, шулай ук дәүләт органнары вәкилләре һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.
Утырышта дини объектларның иминлеген тәэмин итү, 2019 елда Совет катнашында динара форумнар һәм конференцияләр үткәрү, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк динара чараларны әзерләү һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
- Россия динара советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең традицион конфессия вәкилләрен берләштерә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә кертелде, бу – Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз