news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика мөселман яшьләре «Чиста мәчет» акциясенә кушылырга чакыра

«Чиста мәчет» акциясе 2017 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Республика мөселман яшьләре «Чиста мәчет» акциясенә кушылырга чакыра
http://dumrt.ru/

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк. 

Акция барышында егетләр-кызлар «Казан нуры», «Сәлах», «Рамазан» мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде инде. Ә бу атнаны, ягъни иртәгә — шимбә көнне — волонтерлар Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә үткәрәчәк.

Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары киселешендә төзелүче мәчет әйләнәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк — шуңа бу атнаны бары егетләр генә чакырыла. Өмәгә эш киемнәреннән, маска-перчаткалардан килү таләп ителә, дип искәртә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Акциядә катнашу өчен нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә 8 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.

«Чиста мәчет» акциясе 2017 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100