news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Динем — ислам, милләтем — татар» журналистлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медален Ләйсирә Фазлыевага, Фаил Гыймадовка һәм Мөршидә Җиһанга тапшырдылар.

«Динем — ислам, милләтем — татар» журналистлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
http://dumrt.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән «Динем — ислам, милләтем — татар» дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасы үтте.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үзенең нәсихәт сүзләрен җиткереп, махсус бер кыска вәгазь сөйләде һәм журналистика һөнәре ияләренең Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылыгын ассызыклап узды, дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конкурсның җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр — акчалата премияләр тапшырды.

«Динем — ислам, милләтем — татар» бәйгесенә татар һәм рус телләрендә 434 эш тәкъдим ителде. Бәйгедә Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан, Чаллыдан, Мамадыштан, Буадан, Нурлаттан, Зәйдән, Түбән Камадан һәм республикабызның башка шәһәр-районнарыннан җитмешләп журналист катнашты.

«Динем — ислам, милләтем — татар» журналистлар бәйгесе җиңүчеләре:

«Иң яхшы телевизион материал» номинациясендә:

  • I урын — Фазлыева Ләйсирә Наил кызы («ТНВ» телеканалының «Нәсыйхәт» тапшыруы мөхәррире)
  • II урын — Мөршидә Хәнәфи кызы Җиһан (Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе («Россия 1»). Милли тапшырулар хезмәте журналисты
  • III урын — «Татмедиа» АҖ филиалының «Заинск-информ» оешмасы коллективы

«Иң яхшы радиорепортаж» номинациясендә:

  • I урын — Шәрифуллина Гөлинә Мирсәет кызы (Мамадыш районы «Нократ дулкыннары» радиосы алып баручысы)
  • II урын — Вафина Гүзәлия Мидхәт кызы («Биектау ТВ» телеканалы журналисты)
  • III урын — Гыймадов Фаил Фаиз улы («Болгар» радиосының «Хак дин» тапшыруы алып баручысы)
  • III урын — Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы («Болгар радиосы”ның «Яңалыклар» тапшыруы журналисты)

«Басма чарада иң яхшы язма» номинациясендә:

  • I урын — Гарифуллина Дилбәр Газил кызы («Шәһри Казан» газетасы журналисты)
  • II урын — Кыямова Мөршидә Галләм кызы («Идел» журналы журналисты)
  • II урын — Сафиуллина Рузия Фәһим кызы («Идел» журналы журналисты)
  • III урын — Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы («Ирек мәйданы» газетасы журналисты)

«Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә:

  • I урын — Мөхәммәтрәхимов Альфред Фәрит улы («Бизнес-онлайн» эшлекле электрон газетасы журналисты)
  • II урын — Рәхмәтуллин Тимур Альберт улы («Реальное время» интернет-газетасында басылып чыккан материаллар өчен)
  • III урын — Шакирова Фәгыйлә Рәшит кызы («Фәгыйлә Шакирова» YouTube-каналын гамәлгә куючы һәм журналист)
  • III урын — Мингалиев Минневәрис Харис улы («Мамадыш-информ» филиалының «Нократ» сайты журналисты)

Озак еллар дәвамында Ислам дине кыйммәтләрен киң катлам халык арасында тарату белән шөгыльләнгән өчен Ләйсирә Фазлыева, Фаил Гыймадов һәм Мөршидә Җиһан Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100