news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте

Бәйгедә кырыктан артык бала катнашты. Аларның иң кечкенәсенә — 3, ә иң олысына 16 яшь иде.

Бөгелмәдә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте
http://dumrt.ru/

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең «Ирхам» мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды.

Әлеге чара Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Рамил хәзрәт Коръән өйрәнүнең әһәмияте турында искә төшерде.

Бәйгедә кырыктан артык бала катнашты. Аларның иң кечкенәсенә — 3, ә иң олысына 16 яшь иде.

Катнашучыларның чыгышын шәһәр мәчете имамнарыннан һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәреннән торган дәрәҗәле жюри бәяләде. Бәйге өч яшь төркемендә барды. Катнашучылар яттан Коръән сүрәләрен башкарды, Аллаһы Китабын дөрес һәм матур итеп укып күрсәтте. Чараны дәвам итеп, балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм Коръән буенча викторина оештырылды.

Бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләгәннән соң, барлык кешеләр чәй өстәленә чакырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100