news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Инза шәhәрендә мәчет төзи башлыйлар

Мәхәлләгә 5266 квадрат метр мәйданда җир участогы бүлеп бирелде.

Ульяновскиның Инза шәhәрендә мәчет төзи башлыйлар
tatar-congress.org

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновски өлкәсенең Инза шәhәрендә мәчет төзи башлыйлар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инзаның мөселман мәхәлләсе шәhәр территориясендә мәчет төзергә җир hәм рөхcәт алу өчен берничe ел дәвамында зур эш башкарды.

2019 елның 24 маенда шәhәр хакимиятенең 500нче карары белән мәхәлләгә 5266 квадрат метр мәйданда җир участогы бүлеп бирелде, ә 2019 елның 15 ноябрендә Красных бойцов урамы 4Б йорт адресы буенча мәчетне төзи башларга рөхсәт иттеләр. Хәзер Аллаhы йортын төзү өчен акча кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100