news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле

Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнде.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле
dumrt.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырылды һәм аны “Халисә” исеме белән атарга карар кылынды. Коръән укуда үз көчләрен сынарга Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре, Лаеш, Ютазы районнарыннан, Башкортстан, Пенза, Оренбург, Магнитогорск, Төмән өлкәләреннән барлыгы иллегә якын хатын-кыз килде.

Катнашучыларның иң яшенә – 6, ә иң олысына – 47 яшь иде. Мөслимәләрнең Коръән уку осталыкларына һәм Изге Китапны яттан белү дәрәҗәсенә бәя бирү өчен 4 хафизәдән торган мәртәбәле жюри составы билгеләнде.

Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Ул «ДУМ РТ Хаҗ» оешмасы ярдәмендә әтисе белән кече хаҗга барачак. Калган призерларга телефоннар, китаплар, сувенирлар, уку кирәк-яраклары бүләк ителде. Аларның исемнәре белән түбәндә танышырга мөмкин:

«Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) яттан белү» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Хәйретдинова Зәйнәб (Түбән Кама),

2 урын – Зоирова Хафизә (Башкортстан),

3 урын – Исламова Мәрьям (Чистай)

«Коръәннең дүрт җүзен (27, 28, 29, 30) яттан белү» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Сатторова Омина (Магнитогорск),

2 урын – Шарифьянова Юлия (Урыссу),

3 урын – Вәлиева Альбина (Лаеш районы).

Җиңүчеләргә кесә телефоннары, китаплар, сувенирлар, шәмаилләр, уку кирәк-яраклары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100