Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырылды
ТР Диния нәзарәте алып барган яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 13 проектны тормышка ашырды. Мөфтият 2020 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендәге эшчәнлеген шундый күрсәткечләр белән тәмамлый. Коронавирус пандемиясенә карамастан, ел башында игълан ителгән барлык башлангычлар да тормышка ашырылды. Шул исәптән онлайн рәвештә дә, дип хәбәр итә гәзарәтнең матбугат хезмәте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләрен берләштерү өчен гамәлгә куелган иң мөһим инициативалары арасында — мөселман яшьләренең кышкы һәм җәйге форумнары, «Ислам: беренче адымнар», «Лекторий», ир-атлар өчен «IMAN» проекты, хатын-кызлар өчен «Яшь килен» проекты, «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Чиста мәчет» проекты, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курслары, «30/40» проекты, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия турниры, шулай ук Татарстан мөфтиенең волонтерлар һәм яшьләр активы белән очрашулары, Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре һ.б. бар.
Әмма, яшьләр өчен традицион проектлардан тыш, быел, коронавирус пандемиясе аркасында илдә килеп туган хәлләрне исәпкә алып, мөселман яшьләре өчен 3 яңа онлайн-мәйданчык та тәкъдим ителде: «Мuslimmol» онлайн-мәдрәсәсе», «Яхшы гадәтләр марафоны» һәм Рамазан аенда «Коръән мәктәбе».
ТР Диния нәзарәте алып барган яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Бүгенге көндә ТР Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1400дән артык кеше теркәлгән. Аларның яше — 14тән 80 яшькә кадәр. Алар ел саен традицион Республика ифтарын, Болгар җыенын, «Рамазан — игелекле эшләр ае», «Чиста мәчет» акцияләрен оештыруда һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен җыю һәм таратуда, гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнашалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз