news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүче Ринат Алиев Брайль шрифтында язылган Коръәнне укып күрсәтте

«Ярдәм» фонды күрмәүчеләр өчен Луи Брайль шрифтында Коръән бастыру акциясен башлады.

Күрмәүче Ринат Алиев Брайль шрифтында язылган Коръәнне укып күрсәтте
Солтан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Ярдәм» хәйрия фонды реабилитанты, күрмәүче Ринат Алиев «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Брайль шрифтындагы Коръәнне укып күрсәтте.

«Мин „Ярдәм“ фонды турында 2011 елда танышлар аша белдем. Монда булуыма бик шатмын. Луи Брайль шрифтындагы Коръән булдыру — күрмәүчеләр өчен бик кирәкле, яхшы эш. Коръән укыгач, күңелдә җиңел булып китә. Ул яшәргә этәргеч бирә. Коръәнне белсәң, бу белемне башкаларга да тапшыра, укыта аласың», — диде Тольятти шәһәреннән килгән Ринат Алиев.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» дигән акция башлады. Акция Луи Брайль шрифтында язылган Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчеләргә тапшыруны күздә тота.

«Изге Китабыбыз Коръәнне мөселманнар яратып укый, хәтта күрмәүчеләр арасында да аңа кызыксыну бик зур. Сәламәт кешеләр тарафыннан аларга Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү — Аллаһы Тәгалә алдында, һичшиксез, изге эш», — диде «Ярдәм» мәчете имамы Рәмис хәзрәт Сәйфуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Луи Брайль шрифтында язылган Коръән басмасы 6 томнан тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100