news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур ТВ» YouTube каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты

«Хозур ТВ» рус телендә аерым каналны эшләтеп җибәрергә җыена, ә YouTube хостингында гарәп телендәге канал ачыла.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). «Хозур ТВ» YouTube рәсми каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты. Каналдагы материалларны карау күрсәткече — 150 миллионнан артыграк. Сервиста тамашачылар проект чыгарылышларын, тапшыруларга анонслар, тормышка этәргеч бирүче видеороликлар карый ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узып баручы елда «Хозур ТВ» телеканалы редакциясе меңнән артык мәгърифәтчелек, экстремистлыкка каршы һәм күңел ачу телевизион программа әзерләде. Мәсәлән, татар телендәге «Иң гүзәл исемнәр» һәм рус телендәге «Самые прекрасные имена» тапшыруларында тамашачылар Аллаһы Тәгаләнең исемнәре турында белә ала. Татар сүзләренең килеп чыгышы һәм әһәмияте турында «Сүз эчендә хикмәт бар» программасы сөйли.

«Минем беренче хаҗым» программасында хаҗилар хаҗ турындагы тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклаша. Ислам күзлегеннән караганда, гади әйберләр һәм күренешләр турында «Әһәмиятле сөйләшү» программасы кызыклы мәгълүмат бирә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында «Имам онлайн» проекты бар. Анда мессенджерда чат форматындагы кыска видеороликларда мөселманнарны борчыган мөһим темалар карала. Үз программаларыннан тыш, «Хозур ТВ» телеканалы Ислам турында чит илләрнең тарихи телесериалларын күрсәтә, зәңгәр экраннарга тагын берничә яңа фильм чыгарга әзерләнә.

«Хозур ТВ» командасы якын арада рус телендә генә тапшырулар алып баручы аерым каналны эшләтеп җибәрергә җыена, ә YouTube хостингында гарәп телендәге канал ачыла. 

Телеканал тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, мобиль кушымталарны App Store яки Google Play сервисларыннан йөкләргә мөмкин. Шулай ук кабельле телевидение операторларына тоташып, «Хозур ТВ» телеканалы тапшыруларын тамаша кылырга була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100