news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань мәчете утыз еллык юбилеен бәйрәм итте

1988 елда татарлар берләшәләр һәм «Сызрань мөселманнары җәмгыяте» дип аталган мәхәллә оештыралар.

Сызрань мәчете утыз еллык юбилеен бәйрәм итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Сызраньның Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетнең 30 еллык юбилее булды. Тантана ризык тулы өстәләр артында мәҗлес төсендә һәм югары дәрәҗәдә узган. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Бәйрәмдә шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Романенко, шәһәр Думасы депутаты Эльдар Мәҗитов, Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин, Россия Герое Дамир Йосыпов, Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин һәм башкалар катнашкан.

Юбилей тантаналары алдыннан кунаклар Сызраньның Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышып чыккан. Бәйрәмне Сызрань Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Илгизәр Сәгъдиев ачкан.

«ХХ гасыр башында, мөселманнар бер җәмгыять булып оешкач, указлы имам итеп Ибраһим хәзрәт Еналиев билгеләнгән. Алар, мәчеткә урын сорап йөри-йөри, ниятләренә ирешеп, шәһәр тарихында беренче мәчет тә төзи башлаган», — ди ул.

1917 елгы хәлләр ошбу изге эшне туктаткан. 1988 елда гына, илебездә яңа җилләр исә башлагач, татарлар берләшәләр һәм «Сызрань мөселманнары җәмгыяте» дип аталган мәхәллә оештыралар.

«Имам итеп Гаделхак Мансуровны, рәисе итеп Габделхак Хәмитовны сайлыйлар һәм 1989 елда, Декабристлар урамындагы бер бинаны сатып алып, аны мәчет итеп җайлыйлар. Менә шуңа күрә без быел мәчебезнең 30 еллыгын үткәрәбез», — дип аңлата хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100