news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда пенсионер әби мәчет төзелешенә 200 мең сум акча күчергән

Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды дини объект торгызуга хәләл акчасын биргән хатын-кызга рәхмәт белдерде.

Чаллыда пенсионер әби мәчет төзелешенә 200 мең сум акча күчергән
Набчелны.ру

(Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда пенсионер әби Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән.

Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды дини объект торгызуга хәләл акчасын биргән хатын-кызга рәхмәт белдерде.

Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов сүзләренчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә бик теләп акча күчерә. «Кешеләр, 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар зур эшкуарлар яки компанияләр булып чыга. Мәчет торгызуда катнашучы төзүчеләр эшнең бер өлешен бушлай башкара. Бу да җитди өлеш. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең артуына шатбыз», - дип искәртте Хөсәенов.

«Татар-информ» агентлыгы быелның тугыз аенда фондның 25 миллион сум акча җыюы хакында хәбәр иткән иде. Шуның 4 миллион 400 меңен билгесез булып калырга теләгән кешеләр биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100