news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсендә мәктәп укучылары «Кышлау нуры» мәчете имамы белән очрашты

«Дин нигезләренең берсе — шәфкатьлелек», дип аңлаттылар укучыларга.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсендәге Зимник авылының «Кышлау нуры» мәчете имамы Хөсәенҗан хәзрәт Дәрвәзиев Юрга шәһәрендәге 8 нче сыйныф укучыларына «Терроризмның дине юк» дигән темага ачык дәрес үткәргән. .

Дин оешма вәкилләре укучыларга 2004 елда Беслан шәһәрендә булган сентябрь фаҗигасен искә төшерде, диндә терроризм турында әйтелмәвен сөйләделәр. Бу хакта Россия мөселманнарының дини җыены сайты яза.

Очрашуда Мариинск епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Михаил Максименко да катнашкан

«Ислам, христианлык, иудаизм — болар кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән диннәр. Дин нигезләренең берсе — шәфкатьлелек. Экстремизм һәм терроризмны наданлык белән көрәшеп, кешеләрне дин белән таныштырып кына җиңеп була», дип аңлаттылар укучыларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100