news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Мусульмане» программасы - «Единение» Бөтенроссия конкурсы лауреаты
«Мусульмане» программасы экстремизмга, ксенофобиягә, расачылык һәм дини күралмаучанлыкка каршы көрәшкә багышланган фильмнар һәм программалар арасындагы конкурста лауреат исеменә лаек булды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). «Россия» телеканалында атнага бер тапкыр чыгып килгән «Мусульмане» программасы экстремизмга, ксенофобиягә, расачылык һәм дини күралмаучанлыкка каршы көрәшкә багышланган фильмнар һәм программалар арасындагы «Единение» Бөтенроссия конкурсында лауреат исеменә лаек булды.
Конкурс өченче тапкыр Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы заказы һәм финанс ярдәме белән үткәрелде, дип хәбәр итә IslamRF сайты. Конкурс фильмнар һәм программаларга проблемаларны киң колачлау һәм материалларны аңлаешлы итеп бирү һәм җәмгыятькә бергә тупланып ныгу идеясен җиткерү күзлегеннән чыгып бәя биргән.
«Россия» телеканалының рәсми сайты хәбәр итүенчә, конкурс финалына Россиянең 10 төбәгеннән телекомпаниеләр программалары һәм фильмнары үткән. Җиңүчеләрне тәбрикләү Мәскәүдә 22 сентябрьдә уза. «Мусульмане» программасы коллективы тантанадан алтын статуэтка һәм диплом алып киткән.
«Мусульмане» «Россия» телеканалында атнага ике тапкыр чыга. Ул моннан алты ел элек оешты һәм шул вакыттан бирле эфирга 280 тапшыру ясады. «Мусульмане»ның төшерү төркеме илнең 39 төбәгендә эшләп кайткан. Программаны Ингушетиянең атказанган артисткасы, Россия телевидениесендә бердәнбер хиҗаблы алып баручы Динара Садретдинова җитәкли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot