news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе булды

Сабан туена килүчеләрнең һәм кайткан кунакларның һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды.

Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе булды
http://dumrt.ru/

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бүген, 25 июльдә, Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бирегә килгән күпләгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, дин әһелләре, күренекле шәхесләр булды. 

Әлеге күркәм чара быел ундүртенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Оренбург, Киров өлкәсе, Мари Эль, Башкортстан, Чувашия республикалары мөселманнары да кунак булып килде. Сабан туена килүчеләрнең һәм кайткан кунакларның һәммәсе баш киеменнән — ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды. Милли бәйрәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп үткәрелде. 

Һәр елдагыча, Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге — өйлә вакыты җиткәч, бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында җәмәгать белән намаз укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Быелгы мөселман балалар Сабан туе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте, әлеге чараны оештыруның төп максаты булып балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү тора.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге — СКУТЕР уйнатылды. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләк бирелде.

Милли көрәш бабайлар арасында да үткәрелде. Беренче урында калучыга төп бүләк — тәкә булды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары булды. Анда да җиңүчегә тәкә бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100