news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Айасофья-и Кәбир мәчетендәге беренче намазга 350 мең кеше катнашты

Тарихи гыйбадәттә Төркия Илбашы Р.Т. Эрдоган Фатиха сүрәсе белән Бакара сүрәләренең биш аятен укыды.

Истанбулда Айасофья-и Кәбир мәчетендәге беренче намазга 350 мең кеше катнашты
Рушания Алтай

(Истанбул, 25 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда Изге София храмын музейдан мәчеткә әверелдергәннән соң укылган беренче намазга 350 мең кеше катнашкан. Бу хакта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган матбугат әһелләренә белдерде.

Тарихи гыйбадәткә катнашырга килгән халык Изге София храмы адындагы мәйданга сыймагач, бакчаларда, ара урамнарда, тирә-як бина түбәләрендә намаз сафына басты. Дүрт мөэзин Айасофья-и Кәбир шәриф мәчетенең дүрт манарасыннан да азан әйтте. Төркия Илбашы Р.Т. Эрдоган Фатиха сүрәсе белән Бакара сүрәләренең биш аятен укыды. Намазны Төркия дин эшләре идарәсе башлыгы Али Эрбаш кылдырды.

Төркия баш мөфтисе Али Эрбаш Константинопольне яулап алган һәм Изге София храмында намаз укыган “беренче мөселман” статусына ия Фатих Солтан Мәһмәт;  cолтанны җиңүгә рухландырган, 1453 елында мәчет игълан ителгәннән соң тәүге җәмәгать намазын кылдырган Акшәмсетдин; София храмының авыша башлаган диварын төзекләндергән, янына ике манара һәм янкормалар җиткергән атаклы архитектор Синан исемнәрен дога белән искә алды.

Али Эрбаш хөтбәсендә Изге София храмы мәчетенең бөтен Мөхәммәт өммәтенең изге учагы булуын әйтте. “Айасофья – чиксез Ислам мәрхәмәтенең дөньяга игълан ителгән урын. Солтан Мәһмәт Византия башкаласын яулап алганнан соң, Изге София храмына сыенып, үзләрен хөкем итүләрен көткән халыкка җаннары, маллары һәм ирекләре өчен курыкмаска кушты. Ул беркемнең дә мал-мөлкәте таланмаячагын, беркемнең дә эзәрлекләнмәячәген, үз динен тоткан өчен беркемнең дә җәзага тартылмаячагын әйтте һәм сүзләренә тугры калды. Шул көннән бирле Айасофья төрле дин һәм милләт кешеләренең бергә яшәү әхлагы, инанычка хөрмәт, хушкүрүчәнлекнең символы булды”, - диде.

"Әй кешеләр! Айасофья-и Кәбир шәриф мәчетенең ишекләре Сөләймания, Сәлимия, Солтанәхмәт һәм башка мәчетләребез кебек, бернинди дискриминациясез, Аллаһның барлык коллары өчен ачык булачак. “Айасофя”ның мәгънәви атмосферасында гыйбадәткә, тарихка һәм фәлсәфәгә таба сузылган юл өзлексез дәвам итәчәк”, - дип тәмамлады А.Эрбаш тарихи хөтбәне. 

Тарихи намазга Төркия Илбашы белән бергә Төркия Бөек Милләт Мәҗелесе (парламенты) рәисе Мостафа Шентоп, вице-президент Фуат Октай, президент аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары идарәсе башлыгы Фәхретдин Алтун, дәүләт коалиция уртагы – Милләче халык фиркасе рәисе Дәүләт Баһчәли, губернаторлар, дин әһелләре, мөселман чит илләрнең Төркиядәге дипломатик корылыш вәкилләре һ.б. катнашты. Намаздан соң Төркия Президенты Фатих Солтан Мәһмәт төрбәсенә зиярәт кылып, дога укыды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100