«Зәкят» фонды быел Рамазан аенда 12 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәткән

Фонд җитәкчесе Булат Мәрданов Рамазан аенда башкарылган эшләре турында сөйләде.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Рамазан — изге гамәлләр ае» традицион марафоны башлангач, «Зәкят» хәйрия фонды быел 12 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм җыйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә фонд җитәкчесе Булат Мәрданов әйтте.

Рамазан аенда былтыр 15 авыру балага ярдәм күрсәтелгән булса, быел 12 баланы дәвалауга акча җыелган. Бу балалар төрле диагнозлы. ДЦП, гипертензия-гидроцефаль синдромы, кан тамырлары шеше кебек диагнозлар. Шулай ук, Ютазы районы Иске Каразирек авылында нигезенә кадәр янган мәчетне торгызу өчен фонд 750 мең сум акча җыеп тапшырган. 4 апрельдән үк бу мәчеткә акча җыю башланган булган.

Булат Мәрданов «Зәкят» хәйрия фондының Рамазан аенда башка эшләренә дә тукталды. Фондтан көн саен 1 мең ифтар тарату бурычы куелган. «Бу чын мәгънәсендә халык ифтары булды. Районнардан имамнар, хәзрәтләр үзләре дә буш кул белән килмәде, ит, бәрәңге, яшелчәләр, җимешләрен китерделәр. Үзләреннән дә өлеш керттеләр», — диде.

«Коронавирус аркасында өйләреннән чыга алмаган өлкәннәргә, күп балалы, тулы булмаган, авыру балалар тәрбияләүче, аз керемле, вирус аркасында эшсез калган, бурычка баткан гаиләләргә 30 марттан алып бүгенгәчә ярдәм итеп торабыз. Рамазан ае башланганчы 300 гаиләгә 6-7 кг азык-төлек җыелмалары тапшырган идек. Моңа өстәп, иганәчеләр ярдәме белән тагын 100 җыелма тапшырдык», — диде Булат Мәрданов.

Аның сүзләренчә, быел мохтаҗ, авыр хәлдә гаиләләр көннән-көн арта баруы күзәтелә. «Мохтаҗлар үзләре безгә чыга, көн саен шалтыраталар, хәзер килә дә башладылар. Кеше гариза белән мөрәҗәгать итә, нинди категориягә керүенә карап, гаризасына документлар беркетә. Комиссия карары белән, аңа ярдәм итү мөмкинме-юкмы дигән карарга киләбез», — диде фонд җитәкчесе. 

«Безнең фонд аша фитр сәдакаларын түләүчеләр бермә-бер артты. Фитр акчасына соңгы бер атна эчендә генә 6 тоннага якын ризык тараттык. 900 дән артык гаиләгә өләшенде. 300 мең сум фитр сәдакасы белән ярдәм итә алдык», — диде Булат Мәрданов.