news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил хәзрәт Зөфәров: Әгәр вазгыять йомшарып китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр

Мәчетләрнең җәмәгатьчелек өчен кайчан ачылачагы әлегә тәгаен билгеле түгел.

Равил хәзрәт Зөфәров: Әгәр вазгыять йомшарып китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр
Рамил Гали

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять йомшарып китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сорауга шулай дип җавап бирде.

«Күңелләребезгә, әлбәттә, кыен, республикада 1,5 меңнән артык мәчет, ләкин керергә ярамый. Шәригатебезнең асылы да кешенең саулыгын саклау. Без вакытыннан алда ачып, мәчетләр авыру таралу чыганагы булуын теләмибез. Әгәр вазгыять йомшарып, авырулар азаеп китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр. Бергәләп җәмәгать намазларында, җомгаларда булырга насыйп итсен», — диде хәзрәт.

Ул мәчетләр, халык йөри алмаса да, үз хезмәтләрен алып барганын, биш вакыт азан әйтелгәнен, имамнар, мөәзиннәр дини гыйбадәтләрне үтәп барганын искәртте.

«Сүз юк, шундый сынау булды, хәтта өлкән яшьтәге бабайлар да килеп: „Хәзрәт, рөхсәт инде, мәчетне сагындым, кереп бер генә намаз укыйм инде“ дип килеп сорады. „Юк бит, ярамый, сабыр итегез“ дип юатып җибәрдек». — диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Ул карантиннар пәйгамбәребез тарафыннан әйтеп калдырылган эшләр булуын искә алды. Шундый михнәтләр килеп чыгу ихтималлыгы турында пәйгамбәребез сөннәтендә дә язылганын, шуңа мөселманнар аек акыл белән карарга тиешлеген билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100