news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" VII республикакүләм ифтарны онлайн күрсәтә

Трансляциянең 18:00 сәгатьтә башлануы планлаштырыла.

"Татар-информ" VII республикакүләм ифтарны онлайн күрсәтә

 (Казан, 25 май, "Татар-информ"). "Татар-информ" бүген - 25 майда "Казан-Арена"да булачак VII республикакүләм ифтарны онлайн трансляцияли.

Чарада 15 мең кеше катнашыр дип ниятләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чараның югары дәрәҗәдә узачагын әйтте. Мөфти алдагы елда 10 мең, быел 15 мең кешенең бергә җыелуы, киләчәктә республикада күп күләмле халыкка бергә җыелып, намаз укый алырлык урын булдыру ихтыяҗын күрсәтүен әйтте.

"Татар-информ" чараны онлайн күрсәтә. Трансляция 18:00 сәгатьтә башланачак. 

Онлайн карау өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/371/

news_right_1
news_right_2
news_bot