news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Кайбер имамнарның вәгазен тыңлыйсы килми

Татарстанның Баш казые сүзләренчә, вәгазьне елмаеп, матур итеп, ачык йөз белән укырга кирәк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Кайбер имамнарның вәгазен тыңлыйсы килми
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайбер имамнар вәгазьне йөзләрен «җимереп» укый, аларны тыңлыйсы килми, ди Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«Кайберәүләр вәгазь сөйләргә Маяковский буржуазиягә караган шикелле чыга. Вәгазьне йөзен „җимереп“, кашын җыерып укый. Аны тыңлау түгел, күрәсе килми», — диде ул Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә.

Җәлил хәзрәт бәйгедә катнашучыларның шигырь уку осталыкларын югары бәяләде.

«Елмаеп, матур итеп сөйләдегез. Бик ошады. Киләчәктә дә шулай елмаеп сөйләгез. Ачуыгыз чыкканда да матур итеп сөйли, укый белергә кирәк», — диде ул бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе узды. Анда мәдрәсәнең 1-3 курсларында белем алучы шәкертләр катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100