news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Камил хәзрәт Сәмигуллин бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды.

Намаз уку бүлмәсе икенче катта урнашкан. Беренче кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылу мөэмин-мөселманнар көндәлек бурычларны үтәү арасында Ислам дине баганасының берсен — намаз укуны тыныч кына башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Камил хәзрәт моның динебез үсеше файдасына зур адым булуын ассызыклады. Ул бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Аннары Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул сәүдә үзәге җитәкчелегенә намаз бүлмәсен ачуда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кунакларга узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бу инициативаны хуплавын искәртте.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренчә, башкаланың сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу — дин тотучылар өчен мөһим вакыйга.

Сәламләү сүзләреннән соң кунаклар, намаз уку бүлмәсенә җыелып, җәмәгать намазын кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100