news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды

Бүген җомга намазыннан соң Раббыбыздан Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар. 


news_right_1
news_right_2
news_bot