news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовның якшәмбе татар мәктәбендә балалар өчен рәсем бәйгесе игълан ителде

Якшәмбе мәктәбендә узган дәресләрдә балалар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, Коръәнне укырга өйрәнә.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә «Пәйгамбәр эзләреннән» балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде. Малайлар һәм кызларга мөстәкыйль рәвештә пәйгамбәрләр тарихыннан төсле иллюстрация ясарга тәкъдим ителә. Иҗат эшләре көн саен «Мәктәп»нең инстаграмдагы сәхифәсенә куелачак.

Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый рәсемнәр бәйгеләре шулай ук традицион рәвештә Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме уңаеннан уздырыла. Анда малайлар һәм кызлар бик теләп катнаша.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе мәктәбендә узган дәресләрдә балалар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, Коръәнне укырга өйрәнә. Дәресләр әңгәмә һәм танып белү уеннары рәвешендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100