news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида Коръән укучылар арасында бәйге оештырыла

Конкурс Коръәнне тулысынча уку, 10 сүрәне һәм утызынчы сүрәне яттан уку номинацияләре буенча үткәреләчәк.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 15 мартта Новосибирск шәһәренең «Ихлас» тарихи мәчетендә Коръән укучылар арасында беренче тапкыр Бөтенсебер бәйгесе узачак. Бәйгене Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Конкурс Коръәнне тулысынча уку, 10 сүрәне һәм утызынчы сүрәне яттан уку номинацияләре буенча үткәреләчәк. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче номинациядә Изге Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр катнашачак. Жюри төрле битләр буенча тикшерәчәк.

Коръәннең ун сүрәсен уку номинациясендә катнашучыларга 21-30 сүрәләрне яттан белергә кирәк. Жюри ун сүрәне белүне төрле биттән сорап тикшереп караячак. Бу номинацияләрдә төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

30нчы сүрәне яттан сөйләү буенча өченче номинациядә 15 яшькәчә малайлар катнашачак. Жюри бу сүрәне тулысынча белүгә тикшереп караячак.

Баллар билгеләгәндә изге Коръән текстын яттан белү, һәр хәрефне дөрес әйтү, тәҗвид кагыйдәләрен белү һәм матур уку да исәпкә алыначак.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100