Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиядә унҗиде мәчеткә Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәсе таратылган
Төбәк Диния нәзарәте балалар белән актив эшләү бурычын куйган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мордовия төбәк Диния нәзарәте унҗиде мәчеткә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тараткан.
«Без үзебезнең нәзарәткә караган мәчет имамнарына „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмасын тапшырдык. Китаплар мәчетләрдә булачак. Намазга килгән кешеләрдә гыйбадәт алдыннан яки соңыннан китап уку гадәте бар, шуның өчен басманы һәр мәчеткә җиткерергә тырыштык», — дип сөйләде мөфти Зәки хәзрәт Айзатуллин.
Ул шулай ук имамнар алдына балалар белән актив эшләү бурычын куюны әйтте. «Балалар Казанга мәдрәсәгә укырга керсеннәр иде, без шуңа өндибез», — дип сөйләде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз