news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтагы 1982 елда ачылган беренче мәчеткә җимерелү куркынычы яный

«Мәүлид» мәчете мөселманнарның үз көче белән төзелгән булган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Екатеринбургта 1982 елда ук төзелгән «Мәүлид» мәчете җимерелү куркынычы астында. Бу хакта «Татар-информ»га Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Артур Мөхетдинов хәбәр итте.

«1982 елда Екатеринбург мөселманнары тарафыннан төзелгән беренче мәчетне җимерергә мөмкиннәр. Мәчет тирәсендә хәзерге вакытта төзелеш эшләре бара һәм мәчет астындагы җир муниципаль ихтыяҗларга кирәк дип табылган, ә мәчеттә бинага һәм ул төзелгән җиргә кагылышлы документлар юк», — диде Артур ул.

  • «Мәүлид» мәчете 1982 елның 3 маенда Свердловск өлкәсенең өлкән мөселманнары сатып алган элеккеге шәхси йортта урнашкан. Ул шәһәрнең беренче мәчете.

«Мәчетләрне җимерү турында сүз дә була алмый, киресенчә, мәчетләрне төзергә кирәк, гыйбадәт кыла алырлык җылы урын якында булырга тиеш», — диде Мөхетдинов. Бу мәчет булмаса, башкасына бару өчен юлга өч-дүрт сәгать вакыт кирәк булачак, диде ул.

Мөселманнарның мәчетне рәсмиләштерә алмау сәбәбе парадоксаль дип яза «Исламньюс»: мәчет урнашкан җир кишәрлеген ул буш участок булмаганга, анда инде мәчет булганга күрә аны рәсмиләштерергә рөхсәт бирмиләр. Ә мәчет бинасы җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгәнгә күрә теркәлми.

«Мөселманнар өчен мәчетне җимерү бик авыр мәсьәлә: „Нур-Усман“ мәчетен бульдозер җимергәндә халык елады хәтта», — дип сөйли Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Екатеринбургтагы «Нур-Усман» мәчете 2019 елның ноябрь аенда җимерелгән.

«Соңгы елларда гына хакимият белән бер-беребезне аңлап аралаша башладык. Уйлый белгән кешеләр дингә ышанучыларның бу хәлне авыр кабул итүләрен һәм нинди нәтиҗәгә китереп чыга алуын аңларга тиеш», — ди Артур Мөхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100