news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең казанышы — динара татулыкны саклау һәм ныгыту

2021 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең казанышы — динара татулыкны саклау һәм ныгыту

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галеева). Россиядә ислам башка диннәр белән каршылыкка кергән очраклар юк, һәм бу — илнең гаять зур казанышы. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Безнең илдә ислам башка диннәр белән каршылыкка керә алырлык киеренке вазгыять тормый. Бу — безнең Россия дәүләтенең зур казанышы, илебез Президентының ислам роленә мөнәсәбәте яхшы булуын күрсәтә» — дип билгеләп үтте ул.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, 2021 елда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мөһим чаралар күп булачак. Юбилей 2022 елда билгеләп үтелә.

«Президентыбыз Владимир Путин миңа һәм Мишустинга (Михаил Мишустин - Т-и. иск.) бу чараларның ничек оештырылачагы турында программа әзерләргә кушты. Без аны Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә уздырырга тиеш», — дип ассызыклады Президент.

Шулай ук ул Республиканың йөз еллыгын бәйрәм итүне 2021 елгы чаралар алдыннан «әзерлек этабы» дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100