Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Динем — Ислам, милләтем — татар» журналистлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Беренче урын өчен 50 000 сум, икенче урынга 40 000 сум, өченче урынга 30 000 сум акчалата бүләк каралган.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай вакыт калды. 2020 елның 15 февраленнән алып 30 декабренә кадәр дөнья күргән эшләр 30 декабрьгә кабул ителә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма».
Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга диплом һәм акчалата бүләк тапшырылачак:
- I урын — 50 000 сум,
- II урын — 40 000 сум,
- III урын — 30 000 сум.
Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала. Бәйгедә җиңүчеләр 2021 елның 28 февраленә кадәр билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз