news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Сура шәһәре мөселманнары мохтаҗларга бушлай икмәк тарата

Имам Йосыф хәзрәт Бибарсов акциянең бер ел элек башланганын әйтә.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Сура шәһәре мөселманнары мохтаҗларга бушлай икмәк тарата башлаган. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сура шәһәренең Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә мохтаҗларга һәм пенсионерларга икмәк, күмәч өләшү хәйрия акциясе бара. Имам Йосыф хәзрәт Бибарсов акциянең бер ел элек башланганын әйтә. 

«Кайвакыт гади ризыкның, бер телем ипинең дә кадерен белмибез. Тик шуны истә тотарга кирәк: җирдә әле һаман да каткан икмәкне дә зур ризык дип санаучылар бар, аларның башка ризыгы юк. Беренче мөселманнар бик тыйнак яшәгән, еш кына аларның өстәлендә хәтта иң гади ризык та булмаган. Алар ипигә зур хөрмәт белән караган — Аллаһы Тәгаләнең һәр бүләге өчен шөкер итәргә кирәк. Хәдисләрдә ипигә хөрмәт турында әйтелә: кем икмәккә хөрмәт белән карый, Аллаһ аны зурлый», — диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100