news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә җомга намазын көненә ике тапкыр үткәрәчәкләр

Шәһәрдәге хәрби хезмәткәрләргә хәләл ризык ашату мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә җомга намазын көненә ике тапкыр үткәрәчәкләр
http://dumdv.ru

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә җомга намазын мәхәллә кешеләре һәм хәрби хезмәткәрләр өчен аерым, көненә ике тапкыр укырга карар кылдылар. Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Диния нәзарәте имамнары һәм дин әһелләре Бикин шәһәрендә җомга намазын башта мәхәллә кешеләре өчен район хакимияте биргән гыйбадәт бүлмәсендә уздырачак. Аннары хәрби хезмәткәрләр өчен вәгазь үткәрәчәкләр. Шуннан соң хәрбиләр үзләре имам күзәтүендә җомга намазын укыячак. Чөнки ислам хокукы нигезендә бер үк имам җәмәгать намазын бер көндә ике тапкыр уздыра алмый, диелә бу хәбәрдә.

Ерак Көнчыгыш мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин Бикин шәһәренең 46102 часте 57нче аерым мотоукчылар бригадасы командиры полковник Игорь Томшин һәм хәрби-сәяси эшләр буенча бригада командиры урынбасары майор Игорь Горюшкин белән очрашуда шул хакта килешкәннәр.

Очрашуда хәрби хезмәткәрләр белән рухи-әхлакый эш алып бару һәм хәләл ризык ашату мөмкинлеге турында фикер алышканнар. Бригада командиры хезмәттәшлек итәргә тулысынча әзер һәм Диния нәзарәте хезмәткәрләренең ике хәрби частьтә дин тотучылар белән йолалар үткәрүгә шат булачакларын белдерде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100