news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мөхтәсибәте Мәүлид аена багышланган бәйге игълан итте

«Минем Пәйгамбәрем» дип аталган темага видеороликлар бәйгесенә эшләрне 15 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Мәүлид ае хөрмәтенә Чаллы шәһәре мөхтәсибәте янә «Минем Пәйгамбәрем» дип аталган видеороликлар конкурсы үткәрә. Бу турыда мөхтәсибәт сайтында хәбәр ителә.

«Минем Пәйгамбәрем» дип аталган темага видеороликлар буенча конкурста катнашучылар мөселман булырга тиеш, яшь арасы чикләнмәгән. Видеоматериал 5 минуттан артмаска, татар телендә булырга һәм эчтәлеге темага туры килергә тиеш.

Җиңүчеләрне сайлау вакытында видеороликның эчтәлегеннән тыш төшерү, монтаж осталыгы һәм видеоның сыйфатына да әһәмият биреләчәк.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 15 ноябрьгә хәтле үзләренең эшләрен muhtasibchelny@yandex.ru почтасына юллый ала. Нәтиҗәләр 16 ноябрь көнендә ясала, ә җиңучеләрне (1, 2, 3 урыннар) бүләкләү 17 ноябрь көнне була.

Бәйгедә катнашу өчен әзер видео-материалларны muhtasibchelny@yandex.ru почтасына җибәрү сорала. Шулай ук конкурста видеоязманы Instagram социаль челтәренә салып, @islamchally аккаунтын видео астына беркетеп тә катнашып була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100