Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселманнар өчен изге булган бәйрәм Корбан гаетенә ике атнадан да азрак вакыт калып бара
6 ноябрьдә республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтәчәк
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Мөселманнар өчен изге булган бәйрәм Корбан гаетенә ике атнадан да азрак вакыт калып бара. 2011 елда Корбан гаете 6 ноябрьгә туры килә. Әлеге көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
6 ноябрьдә республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтәчәк. Иртәнге сәгать җидедә иртәнге намаз укыла. Иртәнге сәгать сигезенче яртыда бәйрәм вәгазе башланып китәчәк. Сигез тулып егерме минутта – гает намазы. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз