Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диния нәзарәтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләделәр
Әлеге истәлекле чарага багышлап, тарихи мәчетләргә реконструкция үткәрү һәм яңа мәчет, мәдрәсәләр ачу планлаштырылган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов Россия мөселманнарының диния нәзарәте Пленумында катнашучыларга Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде.
Әлеге тантаналы бәйрәм Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин инициативасы белән оештырыла. Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен кабул итүләренә 1100 еллыкны дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итүне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Бу хакта Россия мөселманнарының диния нәзарәте сайты яза.
Оештыру комитеты җитәкчесе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде.
«Без инде 2019 елдан бирле сезнең белән Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәтенең чаралар планын оештыра башладык. Аларда инфраструктура һәм белем бирү проектларына акцент ясала», — диде Равил Сәйфетдинов.
Әлеге истәлекле чарага багышлап, тарихи мәчетләргә реконструкция үткәрү һәм яңа мәчет, мәдрәсә, административ һәм хуҗалык корылмаларын төзү, Россия күләмендә һәм халыкара зур конференцияләр үткәрү, дини һәм фәнни хезмәтләр бастыру каралган.
Аерым алганда, Волгоградта ислам мәдәнияте үзәге һәм мәдрәсә ачу, Байкал аръягы краенда мәчет ачу, Түбән Новгородның Ярминкә мәчете төзелешенең беренче ташын салу, Омск шәһәрендә Беренче Җәмигъ мәчетен, Пермьдә, Екатеринбург һәм Ростов өлкәләрендә мәчетләр ачу, федераль округның үзәк шәһәрләрендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан традицион фәнни-гамәли, мәгариф, дини конференцияләр уздыру планлаштырылган, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз