news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын уздыруны төп вакыйга дип атады

Пленумда юбилейга әзерлек башлануы һәм бәйрәм чараларының 2021 елның икенче яртысында булачагы хәбәр ителде.

Россия Диния нәзарәте Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын уздыруны төп вакыйга дип атады
dumrf.ru

(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия Диния нәзарәте Ислам кабул итүгә 1100 еллык юбилейны федераль күләмдә бәйрәм итәргә әзерләнү зарур һәм чаралар инде киләсе елның икенче яртысында башланырга тиеш дип белдерде. Бу хакта нәзарәтнең пленумында рәис Равил Гайнетдин һәм аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов берничә тапкыр телгә алды.

«Безнең төп игътибар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланырга тиеш. Юбилей чаралары 2021 елның икенче яртысында башланачак», — диде рәиснең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов.

  • Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда елда ирекле рәвештә кабул ителә. Бу илдә Ислам дине тарала башлауның шартлы датасы буларак кабул ителә. 2010 елдан бирле 21 май Ислам динен кабул иткән көн буларак билгеләп үтелә.

Диния нәзарәте юбилей чараларына әзерлекне башлавын белдерде. Дамир Мөхетдинов фикеренчә, Исламны 1100 ел элек ирекле рәвештә кабул итү һәм «тарихның төрле борылышлары вакытында саклау» — Россия мөселманнары белән бөтен дөнья кызыксынырлык итә алырлык мирас. Рәиснең беренче урынбасары мондый юбилейларны «теләсә кайсы җәмгыять өчен триумф» дип атады.

Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин пленумдагы чыгышында берләшү кирәклегенә басым ясады. «Юбилей датасын тиешле дәрәҗәдә фәнни, мәдәни чаралар белән без бары тик Диния нәзарәтенең барлык органнары бердәм эшләгәндә генә булдыра алачакбыз», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100