news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның аз керемле гаиләләренә 10 тонна гошер-сәдакасы таратылган

15 сентябрьдә Татарстанда гошер сәдакасын җыеп тарату буенча кампания игълан ителде.

Казанның аз керемле гаиләләренә 10 тонна гошер-сәдакасы таратылган
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле гаиләләренә 10 тонна гошер-сәдакасы тараткан. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гошер сәдакасын җыеп тарату буенча кампанияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәте 15 сентябрьдә игълан иткән иде. Мөфтият Татарстанда 26 сентябрьне Гошер көне итеп билгеләде. 

Питрәч мөхтәсибәте хәйрия фондына 10 тонна азык-төлек җибәрде. Моңа кадәр Алексеевск, Әтнә, Балык Бистәсе һәм Питрәч мөхтәсибәтләре азык-төлек алып килгән иде. Нигездә, бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак һәм башка азык-төлек китерәләр.

«Бүгенге көндә 10 тонна гошер сәдакасы өч йөзгә якын гаиләгә таратылды, — дип сөйләде фонд генераль директоры Булат Мәрдәнов. — Бүгенге көндә мохтаҗ гражданнар 16,5 тонна яшелчә алдылар. Уртача алганда, бер гаиләгә 30-35 кг төрле гошер туры килә».

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да — күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә — гошер тапшырылачак.

Республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Һәр елдагыча гошер сыйфатында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Аннан соң азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100