news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Козловка мәчете төзелешенә шәһәрнең побы Иоанн акчалата ярдәм күрсәткән

Өлкән поп мөселманнарны Корбан гаете белән котлаган һәм төзелешкә ун мең сум акча биргән.

Чувашиянең Козловка мәчете төзелешенә шәһәрнең побы Иоанн акчалата ярдәм күрсәткән
Чувашия Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашия Республикасы Козловка чиркәвенең өлкән побы Иоанн атакай Козловка шәһәрендә мәчет салу урынын барып караган һәм мөселманнарга төзелеш өчен ун мең сум тапшырган.

«Өлкән поп Козловка шәһәре мөселманнарын Корбан гаете бәйрәме белән котлады һәм мәчет төзелешендә үз өлешен кертте. Мәчет — Аллаһы Тәгалә гыйбадәтханәсе. Башка конфессияләргә карата ихтирам белән карарга кирәк. Безнең республика җирләрендә төрле халыклар һәрвакыт дус булды, — дип әйткән ул», — диелә Чувашия Диния нәзарәте хәбәрендә.

Иоанн атакай мөселманнарга ярдәм йөзеннән мәчет төзелешенә ун мең сум биргән. Чувашия мөфтие Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм Козловканың «Нур» мәхәлләсе рәисе Фәних Галимҗанов республика һәм барлык халык исеменнән рәхмәт әйткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100