Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсе Коръән үзәге инстаграмда гаилә конкурсын башлап җибәрде
Конкурска йомгак ясаганнан соң барлык катнашучылар сертификат алачак, ә беренче урынны алган гаиләгә тере сарык бирелә.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге Instagram сәхифәсендә гаилә конкурсы башлануы турында игълан итте. Ул Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Корбан гаетенә багышланган.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр, ике олы кеше һәм бер бала, яки бер олы кеше һәм ике бала чакырыла.
Гаилә әгъзаларының һәркайсы сайлап алып Коръән сүрәләрен сөйләргә тиеш.
Үзенең ачык Instagram битендә сүрәләрне яттан укып, бер постта 3 видеоязма урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта катнашучыларның ачык йөзләре күренеп торырга тиеш.
Конкурс видеороликларын 10 июльгә кадәр бастырып чыгарырга кирәк.
Конкурска йомгак ясаганнан соң барлык катнашучылар сертификат алачак, ә беренче урынны алган гаиләгә тере сарык бирелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз