Ринат Вәлиуллин: “Толерантлык булсын өчен аны һәрвакыт ныгытып торырга кирәк”

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе Ринат Вәлиуллин мөселман яшьләренең икенче фестивалендә катнашучыларны Татарстандагы дәүләт һәм төрле конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән таныштырды
(Болгар, 23 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген мөселман яшьләренең икенче фестивалендә катнашучылар үз эшчәнлекләрен Болгар музей-тыюлыгында алып бара. Бүген иртән аларны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе Ринат Вәлиуллин Татарстандагы дәүләт һәм төрле конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән таныштырды.
Ринат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, республикада 1404 дини оешма бар. Аларның 1056сы – мөселманнарныкы, 255е рус православие вәкилләренеке. Татарстанда бүгенге көндә 1150 мәчет, 200 чиркәү теркәлү узган, 12 дини белем бирү учреждениесе бар. Чиркәүләрнең азрак булуы дин тотучыларда уңайсызлыклар тудырмый, чөнки халыкның күпчелеге шәһәрләрдә яши. Шуңа күрә аларга бу чиркәүләр җитә дип санала. Ринат Вәлиуллин бүгенге очрашуда шулай ук протестантлар, саентологлар турында да мәгълүмат биреп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге оешмалар Чаллы, Түбән Кама кебек яңа оешкан шәһәрләрдә күбрәк. Дини мәсьәләләр буенча әлеге шәһәрләр проблемалы булып санала. Ринат Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, Казанда төп конфессиональ нигезләр күптән салынган, ә яңа шәһәрләрдә халыкның фикерләве бик формалашып җитмәгән. “Татарстанда мондый оешмаларның барлыкка килүе көчле темплар белән бара. Чөнки бездә калган диннәргә карата толерант мөнәсәбәтләр”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, исламда шулай ук агымнар бар. Мәсәлән, Казанда “фәйзрахмановчылар агымы” билгеле. Алар хәзерге вакытта Компрессорлар заводы янындагы Торфяной бистәсендә яшиләр.
Ринат Вәлиуллин бүгенге очрашуда дин әһелләрен әзерләү мәсьәләсенә тукталып, Татарстанда 45 казыят барлыгын билгеләп узды. “Хәзер инде сан ягыннан түгел, сыйфат ягыннан эшләү сорала. Моңарчы эшләгән күп имимнарның махсус белеме юк иде”, - дип билгеләп үтте Ринат Вәлиуллин. Бүгенге көндә республикада имамнарның белемен күтәрү мөмкинлеге бар. Аларны “Рисәлә” һәм “Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсләрендә әзерлиләр. Татарстанда 9 дини белем бирү уку йорты бар. Ул республика өчен җитәрлек дип санала. “Без Россия Ислам университетын әйдәп баручы уку йорты булыр дип ышанабыз”, - диде Ринат Вәлиуллин.
Ул билгеләп узганча, урыннарда мөселман кадрлары әзерләү мәсьәләсе тора. “Чит илләргә китеп укучылар хәнәфи мәзхәбен танымый. Ә бездә мең еллар буенча традицион ислам яшәп килгән. Бездә хәзер традицион исламны торгызыгырга кирәк”, - диде Ринат Вәлиуллин.
Аның фикеренчә, толерантлык булсын өчен аны һәрвакыт ныгытып торырга кирәк. Бу нисбәттән дини белем уку йортларының да өлеше зур. Татарстанда мөселманнар да, православ дине әһелләре дә тигез күләмдә. Ә калган агымнар республикадагы вәзгыятькә йогынты ясамый, - дип белдерә Ринат Вәлиуллин.
Билгеле булганча, республиканың “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы законы бар. Дин дәүләттән аерылган булгач, дәүләт дини оешмаларга ярдәм итә алмый. Ә мөселман дини оешмалары вакыф милке исәбенә яши ала, әмма Татарстан законындагы вакыф мәсьәләсенә карата республика прокуроры протест белдерде. Хәзерге вакытта вакыф мәсьәләсен хәл итү буенча эш алып барыла. “Татарстан төрле милләт һәм диннәрнең килешеп яшәү үрнәге булып тора. Бу безнең өчен бик кадерле”, - дип тәмамлады үз чыгышын Ринат Вәлиуллин.