Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗга квота билгеләнсә, туроператорлар техник мәсьәләләрне ун көндә хәл итәргә әзер
«Без барысына да әзер», - дигән РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Хаҗны оештыручы туроператорлар, Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте квоталарны атаган очракта, ун көн эчендә хаҗга баруга бәйле техник мәсьәләләрне хәл итәргә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсовка сылтама белән хәбәр итә.
«Без барысына да әзер. Шуны әйтәсем килә: әгәр Согуд Гарәбстаны рөхсәт бирсә, безгә конкрет квота турында әйтсә (ул тулы булырмы, әллә кыскартылган варианттамы – анысы әлегә билгесез), хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче туроператорлар 10 көн эчендә барлык техник мәсьәләләрне дә хәл итәргә әзер», - диде Әббәсов.
Ул билгеләп үткәнчә, биредә самолетта очу, хаҗиларның яшәве, тиешле килешүләр хакында сүз бара. Моңа кадәр Әббәсов РИА Новости агентлыгына Диния нәзарәтендә хаҗ уңаеннан махсус вакцинация оештырылмаячагы хакында хәбәр иткән.
«Шуны да истә тотарга кирәк: вакыт бик аз калып бара, чөнки быел хаҗ июль уртасында була. Ягъни хаҗилар төркеме Согуд Гарәбстанына инде июль башында ук юл тотарга тиеш. Быел хаҗ кылу көне 20 июльгә туры киләчәк», - диде ул.
Согуд Гарәбстаны ел саен барлык илләр өчен хаҗилар санына карап квота билгели, ул ислам динен тотучы гражданнар санына туры килә. Соңгы тапкыр Россиягә 25 мең урын бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз