news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин мөселманнарны Ураза гаете бәйрәме белән котлады

Премьер-министр Михаил Мишустин Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчеләренә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау юллады.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Премьер-министр Михаил Мишустин Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчеләренә Ураза гаете бәйрәме уңаеннан котлау юллады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, Россия өммәте илнең иҗтимагый тормышында актив катнаша: мәдәни, белем бирү һәм агарту проектларын гамәлгә ашыра, хәйриячелек белән шөгыльләнә, үзенең борынгы традицияләрен саклау турында кайгырта, башка традицион конфессия вәкилләре белән конструктив диалог алып бара.

«Ул терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга зур өлеш кертә, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Без бу мөһим хезмәтне югары бәялибез», - диелә телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100