news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Ураза гаете вәгазендә мәчет һәм имамнарның кадерләрен белергә өндәде

Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукайның «Бәйрәм бүген!» шигыренең Ураза бәйрәме турында язылуын әйтте.

Мөфти Ураза гаете вәгазендә мәчет һәм имамнарның кадерләрен белергә өндәде
http://dumrt.ru/

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галеев мәчетендәге Ураза бәйрәме вәгазендә мәчет, имамнарның, аларның вәгазьләренең кадерләрен белергә өндәде. Бәйрәм вәгазе онлайн режимда барды.

Камил Сәмигуллин гает вәгазендә бөек татар шагыйре Тукайның «Бәйрәм бүген» шигырен телгә алды. «Тукай безгә 1908 елда Ураза бәйрәме турында шулай язган. Былтыр без Ураза бәйрәмен Тукайдагыча каршы алган идек. Быел дөньяны пандемия басты. Мәчетләребез ябылды. Сагындыкмы? Ничек кенә әле! Мәчетләрне дә, имам һәм вәгазьләрне сагындык. Моннан соң кадерләрен белик», — диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин пәйгамбәрнең сүзләрен китерде. Аның әйтүенчә, биш әйбернең кадерен белергә кирәк. Яшьлекнең кадерен - картлык килгәнче, сәламәтлекнең - авыру килгәнче, байлыкның - фәкыйрьлек килгәнче, вакытның - мәшәкать килгәнче, яшәвеңнең - үлем килгәнче кадерен белергә кирәк, диде мөфти. Бу пандемия Ураза гаетенең кадерен белергә өйрәтте, ди мөфти.

Ул пандемиянең сынау булуы хакында сөйләде. "Аллаһ Тәгалә зина һәм риба алу таралгач, шул халыкка җәза килер, алар һәлак булырлар дигән. Бу да шул сынау түгелме икән? Аллаһ Тәгалә күзгә күренмәс микроп булдырып, кешеләрне өйләренә япты. Ул гайбәттән туеп авызыбыздан томаламады микән? Кул һәм битләребезне юарга өйрәтеп, аннан пычракны юып төшерергә кушмады микән? Чөнки чисталык ул иманның яртысы дигән пәйгамбәр", дип сөйләде мөфти.

Камил Сәмигуллин Тукай шигырендә ярлы белән байның бәйрәм көнне тигез булуын сурәтләвен искә алды. Без дә хәзер тигез, безне таҗвирус тигезләде, беркем дә мәчеткә килә алмый, диде ул. Әмма шулай да бәйрәм бәйрәм булып кала, ди мөфти. «Ураза ул матур кием кию, яхшы машинада йөрүче, яңа келәмнәр җәючегә түгел, изге гамәлләр кылучы, дөрес яшәүчегә бәйрәм. Ураза бездә шәфкатьлелек тәрбияләде. Ул нәфесеңне җиңү көне. Нәфесне тыя алдык, изге гамәлләр кабул булыр дип өметләнәбез», — диде мөйти.

Камил Сәмигуллин Рамазан аеннан соң тагын 6 көн ураза тотарга өндәде. Рамазаннан соң 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан кебек савапка ирешер. Шәүвәл аенда 6 көн ураза тотса, һәр уразасына ун көн өстәлер. 30 көнгә 6 көн өстәлгәч, 36 була, бер көнгә ун көнлек савап өстәлгәч, барлыгы 360 көн ураза тоткан була, ди ул. Мөфти кылган уразалар кабул булыр, пандемия афәте китәр дигән өметен белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикләде. «Сезне динегезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим. Ихлас күңелдән тәбрик итәм. Аллаһ Тәгалә кылган уразаларыбызны, изге ниятләребезне кабул итсен», — диде. Мөфти Россия президенты Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлауларын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100