news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Әремзән мәчетенә 10 ел тулды

Түбән Әремзән мәчетенә 10 ел тулды

(Төмән, 24 май, »Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең Тубыл районы Түбән Әремзән авылында мәчет ачылуга 10 ел тулуга багышланган бәйрәм булып үтте.

Бәйрәмгә районның башка авылларыннан күп кенә диндарлар килгән иде. Юбилей тантанасында Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Тубыл район башлыгы урынбасары Андрей Лосев һәм башка кунаклар катнашты.

Бәйрәм белән җылы котлаулар, мәчеткә бүләкләр тапшырылганнан соң, Галимҗан хәзрәт җитәкчелегендә җомга намазы укылды, аңа кушылып, авыл имамы Әхмәт хәзрәт тә гыйбрәтле вәгазьләр сөйләде. Авыл халкы һәм кунаклар өчен муниципаль авыл хакимияте ярдәме белән оештырылган чәй мәҗлесе мәчет юбилее тантанасына өстәмә ямь булып үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot