420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып куйды.
«Изге Рамазан ае мөбарәк булсын», — ди Президент.
Язу янына Колшәриф мәчете фотосы куелган.
«Амин, шулай була күрсен», «Барыгызны да бәйрәм белән», «Бөтен кешегә сабырлык һәм сәламәтлек телим», — дип яза челтәр кулланучылар.