Төмән өлкәсенең Күкрәнде авылында мәчет ачылганга 20 ел тулды

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин «Яңарыш» газетасының халык өчен бик әһәмиятле булуын әйтә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы Күкрәнде авылында мәчет ачылганга 20 ел тулды, дип яза Төмән татарларының «Яңарыш» газетасы.

«2001 елның 25 январь көне күз алдыма килә. Тубыл районы, Күкрәнде авылына мәчет ачылу тантанасына җыенабыз. Ул һәрберебезнең хәтерендә онытылмаслык, авыр сәфәр булып калды, дияр идем. Кутарбиткадан авылга хәтле әле 23-25 чакрым юлны сазлыклар арасыннан үтәргә кирәк. Машиналар, автобуслар бик күп. Берәүләре Тубыл ягыннан килсә, икенчеләре Төмән — Яркәү ягыннан», — дип искә ала Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

Ул мәчетне төзү тарихы белән таныштыра. Мәчетнең бурасын Хәмзә Корманов салып калдырган. Үзе вакытсыз вафат булу сәбәпле, мәчет төзелмичә кала Ул вакыт Төмән шәһәрендә яшәүче Шакирҗан Ибраһимов мәчет төзү белән кызыксынып, ярдәм итәргә теләк белдерә.

Төмән шәһәрендә Ислам фәнни конференциясе уздырганда Мәскәүдән Нәфигулла хәзрәт Аширов белән гарәп белгечләре килгән. Шакирҗан Ибраһимов гәрәпләргә тулысынча Күкрәнде авылындагы мәчет бурасының язмышын сөйләгән.

Гарәпләрнең берсе 2 мең доллар чыгарган һәм «Менә ошбу акча белән төзи алсагыз, рәхим итегез, әгәр юк икән, артык бирә алмыйбыз», — дигән. «Ярый, яхшы, җитәр, җитмәсә җиткерербез», — дип акчаларны алган Шакирҗан Ибраһимов.

27 февраль авыл халкы мәчет төзелүнең 20 еллыгын бәйрәм иткән. Биредә Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән төбәге оешмасы җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сухов, аның урынбасары Әмир хәзрәт Балдин чыгыш ясаган.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин «Яңарыш» газетасының халкыбыз өчен бик әһәмиятле булуын әйтә. «Аны һәрбер татар гаиләсендә яздыру үзебез өчен тиешле бурыч булып тора», — ди ул.